Казан технология һәм дизайн көллияте абитуриентларны каршы алды

Казан технология һәм дизайн көллиятендә булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен ачык ишекләр көне узды. Бу чара һәр елны традицион рәвештә үткәрелә һәм көллият тормышы, уку мөмкинлекләре белән таныштыра.
Чара дәвамында төрле мастер-класслар оештырылды. Абитуриентлар үз куллары белән иҗади эшләр башкарып карадылар, мәгълүмати технологияләр кабинетларында заманча программалар белән таныштылар һәм тегү остаханәләрендә булдылар. Бу мастер-класслар килүче кунакларга булачак һөнәрләре турында тулырак мәгълүмат алырга һәм үзләренең сәләтләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
Тантаналы өлешне укыту эшләре буенча директор урынбасары Флүрә Мөһәрләмова ачты. Ул җыелган кунакларны, булачак абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен җылы сүзләр белән сәламләде. Флүрә ханым аеруча “Һөнәри белем” (“Профессионалитет”) бөтенроссия проектының әһәмиятен ассызыклады:
- Бөтенроссия бердәм ачык ишекләр көнендә, “Һөнәри белем” проекты кысаларында, көллиятебездә каршы алабыз. Бу проект ярдәмендә без уку кабинетларыбызны һәм лабораторияләребезне уникаль заманча җиһазлар белән тәэмин итү өчен 70 миллион сумнан артык гранд җиңдек. Хәтта кайбер эре предприятиеләр дә мондый техник җиһазландыру дәрәҗәсенә ия түгел, – диде ул, көллиятнең матди-техник базасының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтеп. Ул шулай ук булачак студентларны һәм ата-аналарны киләчәктә балаларының нинди югары дәрәҗәдә белем алачагына шәхсән инанырга чакырды. - Һөнәр сайлау бик җаваплы адым, ул балаларыгызның киләчәген билгели. Сайланган белгечлек алар өчен гомер буе шөгыльләнә торган яраткан эшкә әйләнсен иде!
Укучыларга көллият һәм кабул итү шартлары турында презентация күрсәтелде. Анда укыту вакытлары, укырга кергәндә нинди ташламалар булуы, түләүле уку бәяләре һәм тулай торак белән тәэмин итү турындагы мөһим мәгълүматлар аңлатылды. Кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.
Чараның икенче өлешендә көллият буйлап экскурсия үткәрелде. Аның барышында “Профессионалитет” проекты ярдәмендә җиһазландырылган заманча уку кабинетлары һәм лабораторияләр турында сөйләнде. Кунакларга югары технологияле тегү машиналары, махсус күн эшкәртү җиһазлары һәм башка инновацион корылмалар күрсәтелде. Бу җиһазлар студентларга белем алу процессында иң заманча технологияләр белән эшләргә, практик күнекмәләрне югары дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Ачык ишекләр көне кысаларында студентлар тарафыннан әзерләнгән искиткеч концерт программасы тәкъдим ителде. Көллиятнең талантлы студентлары җырлар-биюләр башкардылар. Шулай ук мода театры күрсәтелде. Көллияттә “Неон” һәм “Арнуво” дигән ике мода түгәрәге эшләп килә икән. Аларның эшләнмәләре матурлыгы һәм үзенчәлеклелеге белән таң калдырды.
Татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова көллиятнең тәрбия эшләре һәм студентларның иҗади үсешенә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде:
- Безнең төп максатыбыз – студентларыбызга үз урыннарын табарга, һәрьяклап үсәргә ярдәм итү. Без төрле конкурсларда актив катнашабыз, мәсәлән, озакламый “Ягымлы яз” бәйгесенә барачакбыз, анда үзебезнең җыр-биюләребезне, мода коллекцияләрен күрсәтәчәкбез,” – дип билгеләп үтте Гөлфизә ханым. Ул шулай ук көллият кысаларында “Мисс көллият” дигән матурлык һәм талант конкурсы үткәрергә дигән планнар барлыгы турында сөйләп китте. - Анда төрле милләт кызларын җыячакбыз. Алар үзләренең иҗади номерларын, милли ашларын, киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтеп, мәдәниятләренең байлыгын ачачаклар. Озакламый КВНда да катнашачакбыз. Көллиятебездә бик күп төрле проектлар алып барыла, студентлар белән чараларда катнашып даими рәвештә югары урыннар алабыз, – дип ассызыклады ул.
Көллият түбәндәге актуаль юнәлешләрдә белгечләр әзерли: киемнәрне, күн һәм мех әйберләрен конструкцияләү һәм модельләштерү; күн һәм мех технологиясе; текстиль әйберләрнең технологиясе; мәгълүмати технологияләр (программа тәэминатын идарә итү); сәүдә эше. Уку программага карап ике елдан дүрт елга кадәр дәвам итә. Бюджет урыннары да шактый: мәсәлән, конструкцияләү һәм модельләштерү белгечлегенә 100 урын, программа тәэминатын идарә итүгә 50 урын каралган. Рейтинг буенча узмаган студентлар елына 90 меңнән 139 мең сумга кадәр түләүле нигездә укый алалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан технология һәм дизайн көллияте студентларын уңайлы тугыз катлы тулай торак белән тәэмин итә. Документлар кабул итү 20 июньнән башлана һәм 15 августка кадәр дәвам итә.
Казан технология һәм дизайн көллияте тарихны һәм инновацияләрне берләштерә, студентларга югары дәрәҗәдәге белем бирү белән беррәттән, аларның шәхси һәм иҗади үсешенә дә зур игътибар бирә.
Залинә Гыйлаҗиева




